https://tnv.ru
16 Январь 2024, 14:46
266
0

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән, ә менә кызамык - үсештә. Ел башыннан 20 очрак теркәлгән. 16сы лабораториядә расланган.
Авыручыларның берсе дә прививка ясатмаган була. Күпчелек очракта авыру читтән керә. Аңа аеруча балалар бирешә - 80% очрак аларга туры килә. Кичә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикадагы хәл турында сөйләде һәм ничек сакланырга киңәш бирде.
Бүлешергә
Комментарии 0