Онлайн трансляция

Свернуть

Кече Шырдан авылында коточкыч янгын чыккан

Кече Шырдан авылында коточкыч янгын чыккан

https://tnv.ru

17 Январь 2024, 16:25

311

0

Кече Шырдан авылында коточкыч янгын чыккан
Бүген иртән Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында дача йорты һәм мунча янган.

Шулай ук аның янәшәсендәге йортның да диварына зыян килгән. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Начар һава шартлары, чистартылмаган юллар аркасында янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләре вакытында килеп җитә алмаган. Шулай ук ут белән көрәшүчеләрнең янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары белән кыенлыклар барлыкка килә, кайбер торак пунктларда су башняларына якын килерлек түгел, шулай ук зур кар көртләре астында янгын гидрантларын табарлык түгел икән.

Фото: yashel-uzan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар