https://tnv.ru
18 Январь 2024, 14:40
370
0

Бүген Казанда Мәскәү һәм Чернышевский урамнары киселешендә 86 яшьлек хатын-кыз автобус тәгәрмәчләре астында калып һәлак булды. Бу хакта ТНВда чыгучы «Вызов 112» тапшыруы хәбәрчеләре җиткерде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, автобус йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге парны уздырган. Ләкин юл кырыена барып җиткәч ,пенсионер таеп киткән. 76 яшьлек ире аны тотып калырга тырышкан, ләкин булдыра алмаган.
Хатын-кыз җәмәгать транспортының арткы тәгәрмәченә ук егыла. Ул табиблар килгәнче үк вафат була. Бабайның бот сөяге җәрәхәтләнгән. Урында автоинспекторлар эшли.

Бүлешергә
Комментарии 0