https://tnv.ru
18 Январь 2024, 17:51
93
0

Татарстанда ике тәүлек көчле буран котырды. Мондый хәлне синоптиклар да, юл хезмәткәрләре дә, озак еллар машина йөрүчеләр дә хәтерләми. Республиканың кайбер районнарында - аеруча Көньяк Көнчыгышында айлык норманың 120%ы кадәр кар яуган.
Кичә Казанда "Буран" планы игълан ителде. Башкала аэропортын тулысынча ябарга туры килде. Шәһәрдә транспорт бөкеләре 10 балга җитте. Татарстан аша узучы барлык федераль трассаларга машиналарны чыгармадылар. Ә юлда калганнарын - бу тоткыннан азат итәргә турры килде. Рания Абдрахманова иртән хәлне бәяләр өчен ТНВдан зур юлга кузгалды.

Бүлешергә
Комментарии 0