Татарстанда махсус хәрби операцияләрдә һәлак булган өч бала әтисе Альберт Шамгунов белән хушлаштылар
https://tnv.ru
25 Январь 2024, 16:10
503
0

Кичә Зәйдә кече сержант Альберт Шамгуновны соңгы юлга озаттылар, ул 2023 елның 27 декабрендә Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак була.
Альберт Шәмгунов 2 санлы Зәй мәктәбен тәмамлый, аннары политехник көллияттә аш-су остасы һөнәрен үзләштерә. 18 яшендә РФ Кораллы Көчләренә ашыгыч хезмәткә чакырыла. 2022 елның сентябрендә алгы сызыкка китә.
Альберт Шамгуновның өч улы калган. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә, орденны сугышчының әнисенә тапшырдылар, дип хәбәр итә «Новости Заинска».
Фото: zainsk-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0