Онлайн трансляция

Свернуть

Казан халкы кар белән тулган ишегалларына, бензин булмауга һәм чүп-чар басуга зарлана

Казан халкы кар белән тулган ишегалларына, бензин булмауга һәм чүп-чар басуга зарлана

https://tnv.ru

26 Январь 2024, 10:14

Казан ишегалларыннан чүп-чарны алып чыгып өлгерү өчен төбәк операторы тәүлек әйләнәсе эшли башлады.

Техника саны 10%ка арттырылган. Халык гариза язганда, чүп белән тулган контейнер һәм кардан чистартылган юлның фотосын да куйсалар, андый адресларга тизрәк килергә ышандыралар. Узган төнлә юл хезмәтләре башкаланың Глушко, Фучик, Гәрәев, Песочная урамнарын җыештыруга өстенлек биргән. Шулай ук, Самосыр, Константиновка, Киндерле бистәләрендә төп урамнарны чистартканнар. Беломорская урамында машиналарны ташлап калдырмауны сорыйлар.

Кичке тугыздан аның кайбер урыннарын шулай ук кар җыештыру өчен ябачаклар. Әлегә башкала бистәләрендә хәл катлаулы. Моны Рания Абдрахманова күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар