Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ башкарма директоры Лилия Кадыйрова: "ТНВ - милли байлыгыбыз"

ТНВ башкарма директоры Лилия Кадыйрова: "ТНВ - милли байлыгыбыз"

https://tnv.ru

29 Январь 2024, 13:00

2717

0

ТНВ башкарма директоры Лилия Кадыйрова: "ТНВ - милли байлыгыбыз"
Бүген ТНВ телеканалы хезмәткәрләренә яңа Башкарма директорны - Лилия Кадыйрованы тәкъдим иттеләр. Ул коллективка 2023 елның көзендә генераль продюсер ролендә кушылды. Яңа вазифага ул 1 февральдән керешәчәк.

«Реальное время» басмасы хәбәрчесе Лилия Кадырова белән аралашты һәм заманча телевидение, төбәк телеканалының миссиясе нинди булуы һәм якын арада ТНВда барлыкка киләчәк үзгәрешләр турында сөйләште.

"Мин узган елның октябрь ахырында генераль продюсер вазифасына килдем. Үзем белән яңа проект идеясен алып килдем. Сентябрьдә без аны эфирга чыгара алырбыз дип өметләнәм», - дип сөйләде Лилия Кадыйрова.

"Без барлыгы 12 яңа проектның идеяләрен әзерләдек, аларны эшләдек, комиссиядә инде фикер алыштык. Ләкин шуны аңларга кирәк: эфир бик кыйммәтле әйбер. Федераль каналлар һәм интернет белән ярышу бик авыр», - дип билгеләп үтте ул.

"Курыкмыйча әйтәм, ТНВ - милли байлыгыбыз. Аны бөтен дөнья буенча диаспоралар карый. Бөтен планета буенча татарлар билгеле бер тапшыруларны, экраннарда билгеле бер шәхесләрне көтеп алалар", - дип өстәде Лилия Кадыйрова.

Башкарма директор билгеләп үткәнчә, ТНВ хәзер зур үсеш этабында. Тиздән татарча тапшыруларда рус телендәге субтитрлар барлыкка киләчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар