Кар бураннары Татарстанның икътисадый яктан актив төбәк буларак, юлларга никадәр бәйле булуын күрсәтте
https://tnv.ru
29 Январь 2024, 15:11
55
0

Тормышны бер атнага кичектергән бураннан соң! Ничек бөкеләр трассалардан складларга кучте?
Бу буран безгә Татарстанның икътисадый яктан актив төбәк буларак, тормышның юлларга никадәр бәйле булуын күрсәтте. Бер участок кына ябылса да, ул чылбыр буенча шәһәр-авыл хуҗалыгының, сәнәгатьнең әллә ничә юнәлешенә йогынты ясады. Буранлаган көн эчендә уртача 200 мең тонна продукция трассаларда туктап, хәрәкәт ачылганны көтеп торды.
Берничә көнлек юл өзеклеге, кибетләргә азык-төлек, заводларга чимал, заправкаларга ягулык ташу графигын астын-өскә китерде. Ә аннары соңарганны куып тоту өчен, тагын берничә көн кирәк булды. Тулырак Рания Абдрахманова.
Казан мэриясе матбугат хезмәте кар бураныннан соң Казан кибетләренең киштәләре 95% ка кадәр тулыланган дип хәбәр итә.

Бүлешергә
Комментарии 0