Онлайн трансляция

Свернуть

Дубайга юлламалар сатып кеше алдуда гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иттеләр

Дубайга юлламалар сатып кеше алдуда гаепләнүче блогер Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иттеләр

https://tnv.ru

30 Январь 2024, 17:36

Дубайга юлламалар сату белән алдауда гаепләнгән Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иттеләр. Тиешле мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында пәйда булды.

Адвокат Руслан Нагиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы порталы мөхәррире белән әңгәмәдә хәбәр иткәнчә, бу процедура аша хокук саклау органнары блогерның Россиядә булмавын тикшерергә тиеш.

"Башта федераль эзләүгә игълан итәләр һәм әгәр кешенең Россиядән читтә булуы расланса, халыкара эзләүгә игълан итү турында сорау туа», - дип аңлатты Нагиев.

Исегезгә төшерәбез, Илүсәне алдауда гаепләүче 800 дән артык кеше бар, килгән зыян миллионлаган сумнарда исәпләнә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар