Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Лада" машинасы өстенә кар төшкәч, хуҗасы көчкә исән калган

Казанда "Лада" машинасы өстенә кар төшкәч, хуҗасы көчкә исән калган

https://tnv.ru

31 Январь 2024, 09:58

138

0

Казанда "Лада" машинасы өстенә кар төшкәч, хуҗасы көчкә исән калган
Кичә кич Казанның Кулагин урамындагы йортларның берсенең түбәсеннән төшкән кар 32 яшьлек «Лада Приора» йөртүчесен чак кына үтермичә калган, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Ведомствода аңлатуларынча, кар машинага хәрәкәт иткәндә төшә. Аның хуҗасы төрле җәрәхәтләр ала һәм якындагы медицина учреждениесенә китерелә.

Бу вакыйга факты буенча прокуратура тикшерү оештырды. Түбәне кардан һәм боздан чистарту өчен җаваплы вазифаи затларның эшләренә бәя бирәчәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар