Онлайн трансляция

Свернуть

Чистай районындагы кайбер йортларда яшәүчеләргә, су булмау сәбәпле, кар эретергә туры килә

Чистай районындагы кайбер йортларда яшәүчеләргә, су булмау сәбәпле, кар эретергә туры килә

https://tnv.ru

31 Январь 2024, 12:02

59

0

Чистай районындагы кайбер йортларда яшәүчеләргә, су булмау сәбәпле, кар эретергә туры килә
Чистай районындагы кайбер йортларда яшәүчеләргә бу көннәрдә кар эретергә туры килә. Суүткәргечтә авария булганнан соң халык сусыз калган. Аны кибеттән дә сатып алалар, колонкага да йөрергә мәҗбүрләр.

Соңгы 1 айда әлеге шәһәрдә хәл бигрәк тә мөшкел: бер-бер артлы коммуналь аварияләр килеп чыга, халыкның зарлары арта, бу мәсьәлә республика җитәкчелегенә барып җитте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң шәһәрдә яшәүчеләрнең өчтән ике өлешенә берничә көн сусыз утырырга туры килгән. Аларга суны машиналар белән китерү тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган.

Мәсьәлә шулкадәр кискен тора. Җирле Водоканал җитәкчелеге су челтәрләрен шәхси оешмадан дәүләт идарәсенә күчерергә дә риза. Чистайга Алия Сабирова юл тотты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар