https://tnv.ru
31 Январь 2024, 15:41
202
0

Инде 16 ел фатирларына су үтә. Казанның Восстание урамындагы 56нчы йорт халкы кар явудан куркып яши. Шунысы башка сыймый - биредә гомер итүчеләр мондый кыенлык белән йортларына капиталь ремонт ясалып, түбәләре яңартылгач очрашкан.
Төзекләндерүдән соң 5 ел узгач югары катта яшәүчеләрнең фатирларына су ага башлый. Дымлы түшәм һәм диварлар эчендә яшәргә мәҗбүр булучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов та бар. Ул туган илен якларга 17 яшендә киткән. Европаны да фашистлардан азат итүдә катнашкан.
Ветеран гаиләсе проблемаларын хәл итүне сорап берничә тапкыр төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткән. Тик инде 20 елга якын уңай якка үзгәреш юк. Тулырак безнең репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0