Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган өч бала әтисе Илдар Хәсәнов белән хушлаштылар

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган өч бала әтисе Илдар Хәсәнов белән хушлаштылар

https://tnv.ru

02 Февраль 2024, 12:34

Кичә Лениногорскида 40 яшьлек Илдар Хәсәновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.

Илдар Хәсәнов 1983 елның 16 октябрендә Үзбәкстанда туа. 2005 елда гаилә Пенза өлкәсенә күченә, анда Илдар зооветеринария техникумын тәмамлый.

2005 елда Хәсәновлар Татарстанга, әти-әниләре туып үскән Лениногорскка кайталар.

2023 елның 2 октябрендә Илдар Хәсәнов РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Илдар Хәсәнов 2024 елның 5 гыйнварында һәлак була. Ирнең хатыны һәм өч баласы калган.

Фото: leninogorsk-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар