https://tnv.ru
05 Февраль 2024, 14:01
144
0
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе республикага якынлашып килүче һава шартларының начарлануы турында кисәтү игълан итте.
Синоптиклар фаразы буенча, 5 февраль 20:00 сәгатьтән башлап 6 февраль 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан җирлегендә, шул исәптән Казанда да, республиканың көнбатышында көчле яңгыр, җепшек кар (тәүлегенә 10-14 мм), бозлавык, буран, юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлануы көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгында мондый һава торышында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта, юлларда хәрәкәт чикләнүе, түбәләрдән кар һәм боз төшүе, электр линияләренең өзелүе ихтималлыгы турында искәртәләр.

Бүлешергә
Комментарии 0