Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда көчле кар яву көтелә

Иртәгә Татарстанда көчле кар яву көтелә

https://tnv.ru

05 Февраль 2024, 16:20

241

0

Иртәгә Татарстанда көчле кар яву көтелә
6 февральдә Татарстан җирлегендә кабат җепшек кар яву, көнбатыш районнарда көчле кар яву көтелә. Тәүлеккә 10-14 мм кар яварга мөмкин. Җил тизлеге 13 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -2..-7 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез температура 0..-5 градус аралыгында торачак.

Казанда төнлә -4..-6 градус җитәчәк, көндез -1..-3 градус көтелә. Юлларда кар көртләре, карап кына йөрегез.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар