Онлайн трансляция

Свернуть

Быел ел башыннан республикада балалар катнашында 17 юл-транспорт һаләкәте булган

Быел ел башыннан республикада балалар катнашында 17 юл-транспорт һаләкәте булган

https://tnv.ru

06 Февраль 2024, 13:54

85

0

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте. Алар балаларны йөрткәндә барлык юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кискен борылышлар ясамаска чакыра.

Быел ел башыннан республикада балалар катнашында 17 юл-транспорт һаләкәте булган. 2се һәлак була 17се төрле тән җәрәхәтләре алган.

Узган якшәмбедә Биектау районында да шундый фаҗига килеп чыкты. 6 яшьлек баланың гомере өзелә. Һава торышын да исәпкә алырга кирәк. Ял көне генә Республикада 4 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак була. Актаныш районындагы авариядә берьюлы 2 кеше үлә. Әлмәт районында Фольксваген автомобиле юл читендә туктап торган йөк машинасына килеп кергән. Машина йөртүчесе шунда ук һәлак була. Казанда - Галимҗан Ибраһимов урамын яшел утка чыгучы җәяүлене дә машина бәрдереп китә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар