Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы 3 көндә Татарстанда килеп чыккан юл транспорт һәлакәтләрендә 9 кеше һәлак булды

Соңгы 3 көндә Татарстанда килеп чыккан юл транспорт һәлакәтләрендә 9 кеше һәлак булды

https://tnv.ru

07 Февраль 2024, 11:39

Соңгы 3 көндә Татарстанда килеп чыккан юл транспорт һәлакәтләрендә 9 кеше һәлак булды. Нигездә бу - каршы як юлга чыгып бәрелүчеләр. Әмма тагын бер категория фаҗигаләр игътибарга лаек.

Кыш айларында nуктап торган йөк машиналарына барып керүчеләр саны арта. Бу ел башыннан республикада шундый 14 һәлакәт теркәлгән. Биектау һәм Әлмәт районнарында ике җиңел машина шул рәвешле авариягә эләгә. Ике очракта да берәр кеше үлә. Биектау районындагысында - 6 яшьлек баланың гомере өзелә.

Рания Абдрахманова республика юлларына чыгып, юл читенә туктаган машиналарның ни дәрәҗәдә хәрәкәт итәргә комачаулавын күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар