Онлайн трансляция

Свернуть

Явым-төшемсез, әмма бик каты суытачак: 10 февральгә һава торышы

Явым-төшемсез, әмма бик каты суытачак: 10 февральгә һава торышы

https://tnv.ru

09 Февраль 2024, 14:53

43

0

Явым-төшемсез, әмма бик каты суытачак: 10 февральгә һава торышы
10 февральдә Татарстан җирлегендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 5-10 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -15..-20 градуска кадәр, аязган вакытта -23 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -11..-16 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -17..-19 градус җитәчәк, көндез -13..-15 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар