Онлайн трансляция

Свернуть

Кар бураннары кире кайта: 13 февральгә һава торышы

Кар бураннары кире кайта: 13 февральгә һава торышы

https://tnv.ru

12 Февраль 2024, 15:28

304

0

Кар бураннары кире кайта: 13 февральгә һава торышы
13 февральдә Татарстан җирлегендә кар яву көтелә. Урыны белән җиңелчә буран узачак. Җиргә явачак кар катламы 3 ммдан 7 ммка кадәр көтелә. Җил тизлеге 13 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -4..-9 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -13..-15 градус җитәчәк, көндез -7..-9 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар