Онлайн трансляция

Свернуть

Киләсе тәүлектә Татарстанда -33 градуска кадәр суытырга мөмкин

Киләсе тәүлектә Татарстанда -33 градуска кадәр суытырга мөмкин

https://tnv.ru

14 Февраль 2024, 14:21

220

0

Киләсе тәүлектә Татарстанда -33 градуска кадәр суытырга мөмкин
15 февральдә Татарстан җирлегендә алмашынучан болытлы көн булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 8 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -22..-27 градуска, урыны белән -28..-33 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -16..-21 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -24..-29 градус җитәчәк. Көндез -18..-20 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар