Онлайн трансляция

Свернуть

Зәмһәрир суыклар: Татарстанда -37 градуска кадәр суыта

Зәмһәрир суыклар: Татарстанда -37 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

15 Февраль 2024, 14:36

373

0

Зәмһәрир суыклар: Татарстанда -37 градуска кадәр суыта
16 февральдә Татарстан җирлегендә зәмһәрир суыклар турында кисәттеләр. Республикада -37 градуска кадәр суытырга мөмкин. Иртәгә сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил тизлеге 4-9 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -25..-30 градуска, урыны белән -32..-37 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -15..-20 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -25..-27 градус җитәчәк. Көндез -15..-17 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: priroda.club

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров