Онлайн трансляция

Свернуть

Минзәлә районы Хуҗамәт авылында хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Минзәлә районы Хуҗамәт авылында хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар

https://tnv.ru

16 Февраль 2024, 17:44

Татарстанның Минзәлә районы Хуҗамәт авылында хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Шәмнәр белән кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин, дип яза "Минзәлә-информ".

Иң башта авыл кешеләреннән, якын-тирәдәге кафелардан файдаланылган консерв банкалары җыела. Җыелган калай банкаларны клуб бинасында авылның өлкән ир-егетләре тиешле таләпләргә туры китерә: калай капкачларын кисеп ала, кырыйларын шомарта. Соңыннан исә эшкә хатын-кызлар керешә.

Хуҗәмәт авылы халкы гуманитар ярдәм — медикаментлар, кием-салым, азык-төлек һәм башка шундый солдатлар өчен мөһим булган әйберләр җыюда актив катнаша.

Фото: menzela.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар