Онлайн трансляция

Свернуть

Кыскартылган эш атнасы уртасында Татарстанда -25 градуска кадәр суыта

Кыскартылган эш атнасы уртасында Татарстанда -25 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

20 Февраль 2024, 15:36

185

0

Кыскартылган эш атнасы уртасында Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
21 февральдә Татарстан җирлегендә явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы көн көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Җил тизлеге 4-9 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -15..-20 градуска, урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -8..-13 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -15..-17 градус җитәчәк. Кайбер районнарда -20 градуска кадәр дә суытачак. Көндез -8..-10 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.



Фото: ТНВ, tatarmeteo.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров