Онлайн трансляция

Свернуть

"Киләчәк уеннары"нда "Танклар дөньясында" дип аталучы ярышлар узды

"Киләчәк уеннары"нда "Танклар дөньясында" дип аталучы ярышлар узды

https://tnv.ru

22 Февраль 2024, 11:04

Кичә Казанда "Киләчәк уеннары"нда "Танклар дөньясында" дип аталучы ярышлар башланды. Ул бары тик виртуаль форматта гына уза.

2010 елда гына барлыкка килсә дә, хәзер бик популяр. Аның белән берүк вакытта 144 миллион кеше уйнап Гиннесның Рекордлар китабына да кертелгән. Танклар ярышын бик күпләргә таныш булган денди уенының дәвамчысы да дияргә мөмкин. Дөрес, хәзер уен камилләшкән, заманча графикалар кулланылалар. Көндәшләр дә көчле.

Ярышлар Бәшир Рәмиев исемендәге it паркта уза. 8 команда арасыннан 2нче мартка кадәр җиңүчеләрне ачыклаячаклар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар