Онлайн трансляция

Свернуть

Казан 23 февральдә популяр турюнәлешләр бишлегенә керде

Казан 23 февральдә популяр турюнәлешләр бишлегенә керде

https://tnv.ru

22 Февраль 2024, 12:45

48

0

Казан 23 февральдә популяр турюнәлешләр бишлегенә керде
Казан 23 февральдә популяр булган туристлык юнәлешләре рейтингында дүртенче урында теркәлде. ТР башкаласында кунакханәләрне, уртача алганда, өч төнгә броньлыйлар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Рейтинг лидеры – Мәскәү, шәһәрдәге кунакханәләрнең 11% ы броньланган, икенче урында – Санкт-Петербург (10%), өчлекне Сочи (9%) яба.

Казаннан соң Красная Поляна, Түбән Новгород, Краснодар, Архыз, Геленджик, Ярославль урнашкан.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар