Онлайн трансляция

Свернуть

"Казан каймасы"н мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә җыеналар

"Казан каймасы"н мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә җыеналар

https://tnv.ru

26 Февраль 2024, 16:06

81

0

"Казан каймасы"н мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә җыеналар
"Казан каймасы"н мәдәни мирас обьектлары исемлегенә кертергә җыеналар. Сүз, Бөек Ватан сугышы чорында дошманнан саклану өчен төзелгән окоплар турында бара. Аның гомуми озынлыгы 331 километер.

Ул Татарстанның Кайбыч, Апас, Буа, Спас һәм Тәтеш районнары аша уза. Олы яшьтәге әби бабайлар "Казан каймасы" ничек ясалганны хәзер дә яхшы хәтерли. Зәмхәрир салкында туң җирне учак ягып эретеп, көрәк белән казыганнар. Колхозчылар, студентлар җәлеп ителгән. Хәтта балаларны да чыгарганнар.1941нче елның көзеннән 42нең февраленә кадәр ике йөз меңнән артык кеше тир түгеп эшләгән.

Окоплар тарихын Илдар Сафиуллин Кайбыч районына кайтып өйрәнде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар