https://tnv.ru
28 Февраль 2024, 12:58
294
0

Кышның соңгы көнендә, 29 февральдә Татарстан җирлегендә сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы көн көтелә. Җил тизлеге 14 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -7..-12 градуска, урыны белән -13..-18 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез +1..-4 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә -7..-9 градус җитәчәк. Кайбер районнарда -16 градуска кадәр дә суытачак. Көндез 0..-2 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: freepik.com, tatarmeteo.ru

Бүлешергә
Комментарии 0