Онлайн трансляция

Свернуть

Яз җылы киләчәк? 4 мартта яңа температура рекорды куелган

Яз җылы киләчәк? 4 мартта яңа температура рекорды куелган

https://tnv.ru

05 Март 2024, 11:04

Дүшәмбе, 4 мартта Татарстан башкаласында бу датаның температура рекорды яңартылды. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан «Казан-Сокол» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, һаваның максималь температурасы +4 градус тәшкил иткән.

Казанда 4 март өчен һава температурасының элеккеге абсолют максимумы 1995 елда теркәлгән һәм +3,9 градус тәшкил иткән.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар