Онлайн трансляция

Свернуть

Кар, томан һәм -20 градуска кадәр суыту - киләсе тәүлеккә һава торышы билгеле

Кар, томан һәм -20 градуска кадәр суыту - киләсе тәүлеккә һава торышы билгеле

https://tnv.ru

11 Март 2024, 16:51

1194

0

Кар, томан һәм -20 градуска кадәр суыту - киләсе тәүлеккә һава торышы билгеле
12 мартта Татарстан җирлегендә кар яву көтелә, урыны белән томан. Җил тизлеге 6-11 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -8..-13 градуска, урыны белән -20 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -4..+1 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -8..-10 градус җитәчәк. Иртән -3..-5 градуска кадәр кыздыра. Көндез -1..+1 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: fishki.net

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар