Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов биш яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшыру тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов биш яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшыру тантанасында катнашты

https://tnv.ru

11 Март 2024, 17:27

Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә (ГТЛК) Казан вертолетлар заводы җитештергән биш Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Авиакомпанияләргә символик ачкычларны тапшыру тантанасы предприятие территориясендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе, Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба, ГТЛК генераль директоры Евгений Дитрих һәм Казан вертолетлар заводы генераль директоры Николай Яковлев катнашкан.

"Бүген бездә олы вакыйга. Казан вертолетлар заводы һәм Дәүләт транспорт лизинг компаниясе эксплуатацияләүче оешмаларга 5 данә Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшыра. Бу - авиация тарихында иң массакүләм, универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе, ул үзен күп төрле бурычлар өчен яхшы күрсәтте. Без ил җитәкчелегенә ватан авиа җитештерүенә ярдәм итү программалары өчен рәхмәтле. 2026 елга кадәр Казан вертолетлар заводы һәм ГТЛК Россиянең төрле төбәкләренә 70 яңа вертолет тапшырачак. Бу җитди сан, предприятиенең еллык продукция җитештерү күләме белән чагыштырырлык диярлек. Безнең өчен мондый гарантияле заказ булу бик мөһим», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Күп максатлы Ми-8МТВ-1 вертолетлары уникаль очу-техник һәм эксплуатация характеристикаларына ия. Алар теләсә нинди климат шартларында, температураның киң диапазонында (-50дән +50 градуска кадәр) кулланыла ала. Машиналарның конструкциясе һәм җайланмалары җиһазландырылмаган мәйданчыкларда автоном базалаштыруда очышлар башкарырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, бу вертолетларны яхшырту буенча даими эш алып барыла.

Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар