Онлайн трансляция

Свернуть

Апрельдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

Апрельдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

https://tnv.ru

11 Март 2024, 17:54

1078

0

Апрельдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
Апрель аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу Ураза бәйрәме белән бәйле, ул быел 10 апрельгә туры килә.

Моннан тыш яз һәм хезмәт бәйрәме хөрмәтенә дүрт көн рәттән - 28 апрельдән 1 майга кадәр ял көтелә.

Исегезгә төшерәбез, мөселманнар Изге айга 10 март кояш баегач керде. Ул 30 көн һәм төн дәвам итәчәк.

Татарстан мәчетләре халыкны кабул итәргә бар яклап әзерләнде. Ифтарлар Казанда гына да 46 мәчеттә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар