https://tnv.ru
12 Март 2024, 13:42
639
0

13 мартта Татарстан җирлегендә явым-төшем көтелми, урыны белән томан. Җил тизлеге 6-11 м/с җитәчәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -6..-11 градуска, урыны белән -14 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез -3..+2 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә -7..-9 градус җитәчәк. Аязган вакытта -12 градуска төшә. Көндез 0..+2 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.
Фото: kartinkin.net

Бүлешергә
Комментарии 0