https://tnv.ru
14 Март 2024, 12:11
Кичә М12 трассасының Татарстандагы өлешендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең Бөтенроссия өйрәнүләре узды. Мондый сынаулар беренче тапкыр илнең 5 төбәгендә үтә.
Ашыгыч хезмәтләргә шундый сынау әзерләнгән: имеш, федераль трассада куркыныч юл һәлакәте була. Яраланган кешеләрне машина эченнән чыгарырга кирәк, зур бөкедә утыручыларга җылыну җайланмалары һәм ризык тарату мөһим. Республика коткаручылары моңа охшаш хәл белән бу кышта, көчле буран тозагында калган кешеләргә ярдәм күрсәткәндә очрашкан иде инде.
Әлеге тәҗрибәләре илкүләм өйрәнүләрдә ничек булышты, куелган бурычны үти алдылармы? Бу хакта Инзилә Хөсәенова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0