Онлайн трансляция

Свернуть

Сайлау көннәрендә җәмәгать транспортында бушлай йөртмәсәләр нишләргә?

Сайлау көннәрендә җәмәгать транспортында бушлай йөртмәсәләр нишләргә?

https://tnv.ru

15 Март 2024, 13:48

Әгәр дә 15-17 март көннәрендә Казанның җәмәгать транспортында кондуктор махсус беләзекле кешедән юл йөрү өчен түләргә сораса, Транспорт комитетына 223-26-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Мин тавыш бирдем» беләзеге республика башкаласында җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә, дип искәртте Фазлыева «Татмедиа»да урнашкан Президент сайлауларының бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

17 март 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТНВ каналында телемарафон узачак.

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында өч автомобиль уйнатыла

Фото: Денис Гордийко / kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар