Онлайн трансляция

Свернуть

Гаиләсе белән сайлауга килгән хәрби: Балалар киләчәге өчен тавыш бирәм

Гаиләсе белән сайлауга килгән хәрби: Балалар киләчәге өчен тавыш бирәм

https://tnv.ru

15 Март 2024, 14:51

Коня кушаматлы хәрби Лаештагы сайлау участогында тавыш биргән. Махсус хәрби операциядә катнашучы сайлауга хатыны Наталья, өч баласы: Любовь, Максим, Денис белән бергә килгән, дип яза "Татар-информ".

«Минемчә, бу - һәркемнең бурычы. Безнең илебез матур, бик зур мөмкинлекләргә ия. Балаларыбызның киләчәге һәм баш өстендә тыныч күк өчен тавыш бирәм», - дигән ул.

Аның тормыш иптәше Наталья шулай ук сайлауда катнашуы турында сөйли. Ул үзенең бәхетле кеше булуын әйткән. Хатын-кыз туган көнен, Яңы елны һәм 8 Март бәйрәмен гаиләсе белән үткәргән. «Минем тормыш иптәшем –хезмәттә, кызыбыз Казанда укый. Бүген мин чыннан да бәхетле кеше, чөнки барлык бәйрәмнәрдә бергә булдык һәм бүген дә бергә килдек», – ди ул.

Олы кызлары Любовь беренче тапкыр сайлауда катнашкан. Сайлау көнен дулкынланып көткән. Ул үзенең тавышы мөһим булуга ышана.

17 март 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТНВ каналында телемарафон узачак.

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында өч автомобиль уйнатыла

Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар