Онлайн трансляция

Свернуть

Буада 104 яшьлек ветеран сайлау участогына килеп тавыш биргән

Буада 104 яшьлек ветеран сайлау участогына килеп тавыш биргән

https://tnv.ru

16 Март 2024, 09:52

Бөек Ватан сугышы ветераны 104 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин Буада үз сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ветеранның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде, ләкин ул бюллетеньне урнага төшерү өчен шәхсән үзе килгән. Аның өчен бу бәйрәм, дип яза «Татар-информ».

Ветеран һәркемгә үзенең гражданлык бурычын үтәргә кирәк, дип саный. «Сайлаулар — ул мөһим, бу безнең ил, без тавыш бирергә тиеш», — диде ветеран.

Рәүф Төхфәтуллинга гыйнварда 104 яшь тулды.

Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Фото: Буа районы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар