Онлайн трансляция

Свернуть

Атна ахырында Татарстанда җылы саклана

Атна ахырында Татарстанда җылы саклана

https://tnv.ru

16 Март 2024, 14:05

Иртәгә, 17 мартта, Татарстан җирлегендә явым-төшемсез көн көтелә. Җил тизлеге 5-10 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -4..-9 градуска, урыны белән -14 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез 0..+5 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -4..-6 градус җитәчәк. Аязган вакытта -9 градуска төшә. Көндез +2..+4 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: dzen.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар