Онлайн трансляция

Свернуть

Зәйдә дүрт буын вәкилләре бергәләп Россия Президентын сайладылар

Зәйдә дүрт буын вәкилләре бергәләп Россия Президентын сайладылар

https://tnv.ru

17 Март 2024, 15:58

Зәй районы Аксар авылында сайлауларга хезмәт ветераны кызы, оныгы гаиләләре, оныкчыклары белән килде, дип хәбәр итә "Новости Заинска".

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җитәкче вазифасында хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән Фәйрүзә апа Әхмәтова Россия Президентын сайлауларга ишле гаиләсе белән килде. Ягъни алар дүрт буын вәкиле мөһим сәяси вакыйгада катнаштылар.

Кызы һәм кияве Гүзәлия белән Мансур Гатиннар, аларның кызы Ландыш, оныкчыклары бергәләшеп тавыш бирделәр.

- Безнең өчен сайлауларда катнашу һәрвакыт җаваплы эш булды. Әниебез һәм үзем күп тапкырлар сайлау комиссияләре әгъзалары вазифаларын үтәдек. Ә ил башлыгын сайлау бигрәк тә мөһим. Оныкларыбыз да Россия Президентын сайлауларда катнаштык, дип хәтерләренә беркетеп куйсыннар, илебезнең патриотлары булсыннар, дигән уй белән килдек бүген сайлауларга, - ди Гүзәлия Гатина.

Сайлау участогында алган махсус браслетлар белән алар шәһәр мәдәният учреждениеләрендә оештырылган чараларда да катнаштылар.

Сайлау участоклары бүген 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Бүген ТНВ каналында 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны бара.

Студия 100дән артык кунакны каршы алырга әзер. Бүген студиябызга танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр һәм татар эстрадасы йолдызларының гаиләләре киләчәк. Телемарафонны 8:00-22:00 сәгатьләрдә карагыз.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар