https://tnv.ru
18 Март 2024, 15:13
Узган атнада, 11 марттан 17 мартка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 346 бала — 178 малай һәм 168 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 139 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1 640 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4700 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Марк, Әмир, Алан, Аяз, Радмир, Тимур, Кәрим, Ранель, Максим, Варвара, Кира, Азизә, Эмилия, Раяна, Ева һәм Аишә, ә иң сирәк исемнәр - Мирас, Арнест, Исхак, Рим, Соломон, Влад, Хәким, Леон, Устина, Мөслимә, Алиана, Сюзана, Ханна, Нәргизә, Ланиакея һәм Лола.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0