Онлайн трансляция

Свернуть

Башкалада кышны озатып, язны каршы алдылар - видео

Башкалада кышны озатып, язны каршы алдылар - видео

https://tnv.ru

18 Март 2024, 17:29

Кыш әле бирешергә уйламаса да, башкалада аны озатып, язны каршыладылар. Кичә Казанның “Ак Барс Арена” мәйданында славян халыкларының милли бәйрәме - Май чабу чарасы гөрләде.

Ул узганнан соң җиһанда яз хакимлек итә башлый диләр. Күпләр бәйрәмгә сайлаудан соң гаиләләре, балалары белән бергәләп килә. Кунаклар арасында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде. Ул ярышларда үзе дә катнашты. Май чабу - төрле милләт вәкилләренең яраткан бәйрәме ди ул.

Карачкы яндыру, башкала халкының язны каршы алуын Инзилә Хөсәенова күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар