https://tnv.ru
19 Март 2024, 11:30
Сайлау участогында фотога төшеп машина откан 3 гаилә бүген яңа автомобильләргә утырып өйләренә кайтып китте. Исегезгә төшерәбез, Президент сайлаулары барышында Татарстанда "Гаилә белән сайлыйбыз" дигән конкурс игьлан ителгән иде.
Анда 3 Lada Vesta машинасы уйнатылды. Конкурста катнашу өчен социаль челтәргә 72 меңгә якын фото урнаштырганнар. 15нче һәм 16нчы мартта Гардисламовлар һәм Хөснетдиновлар үзләрнең машина иясе булуын интернеттан белсә, кичә 3нче җиңүче - Митрофановларны ТНВ каналында узган телемарафонда игьлан иттеләр. Ачкычларны да бүген безнең каналда тапшырдылар.
Яңа машина ияләре белән Илдар Сафиуллин аралашты.

Бүлешергә
Комментарии 0