https://tnv.ru
19 Март 2024, 13:07
Татарстанда М-7 Алабуга — Бәзәкә трассасы участогында үлемгә китергән авария булган. Бу хакта ТР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген иртән Поспелово авылы янында 37 яшьлек хатын-кыз Lada Granta руле артында каршы як полосага чыгып, Chevrolet белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм аның пассажиры һәлак була. Чит ил машинасы йөртүчесен авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салалар.
Фото и видео: t.me/prokrt

Бүлешергә
Комментарии 0