Онлайн трансляция

Свернуть

Коточкыч хәл: Алабугада янгында әти һәм ике бала үлгән

Коточкыч хәл: Алабугада янгында әти һәм ике бала үлгән

https://tnv.ru

20 Март 2024, 09:36

1241

0

Алабугада янгында үз балаларын коткарырга тырышкан ир хастаханәдә үлгән. «Гринландия» бистәсендәге шәхси йортта килеп чыккан коточкыч фаҗиганең өченче корбаны ул.

Шул янгында Гатауллиннарның 12 яшьлек кызларының һәм 3 яшьлек улларының гомере өзелгән иде. Гаилә башлыгын кичә шәһәрнең үзәк мәчетендә соңгы юлга озаттылар. Туганнары, хезмәттәшләре, дуслары - дистәләгән кеше җыелган иде. Һәркем - гаиләләре үрнәк, үзе - балалар өчен күңелен биреп яшәде, ди.

Янгыннан коткарып өлгергән 8 яшьлек улы әлегә ДРКБда. Фаҗигә сәбәбе нидә? Якынча фаразлар Алия Сабирова репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар