https://tnv.ru
26 Март 2024, 15:13
754
0
КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Челнинские известия» порталы мөхәррире белән әңгәмәдә Татарстанда метеорологик язның 24 мартта- бер атнага иртәрәк килүен билгеләп үтте.
Галим сүзләренчә, хәзер республикада һава торышы атлантик циклон белән билгеләнә, ул һава температурасын нормадан ике-өч градуска югарырак китерде, атна ахырына ТРда +10 градуска кадәр җылыначак.
Шулай ук Переведенцев карның бик тиз эрүен билгеләп үтте. Мәсәлән, кичә кар катламының биеклеге 36 см, ә бүген инде 28 см. Бер атна элек ул 60 см тәшкил иткән.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0