Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры кайчан +15 градуска кадәр җылытачагын фаразлады

КФУ профессоры кайчан +15 градуска кадәр җылытачагын фаразлады

https://tnv.ru

27 Март 2024, 16:34

2151

0

КФУ профессоры кайчан +15 градуска кадәр җылытачагын фаразлады
Апрельнең беренче атнасында һава температурасы +12..+15 градуска кадәр җитәчәк. Фаразларны КФУ профессоры Юрий Переведенцев ТР Гидрометүзәгенең озак вакытлы фаразына таянып белдерде.

Галим сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда көньяктан килгән циклон айлык явым-төшем нормасының 2/3 өлешен китерәчәк. Циклонның тәэсире кыска вакытлы булачак, диелә "Челнинские извести" сайтында.

Переведенцев билгеләп үткәнчә, җомга 29 марттан республикада температура күтәрелә башлаячак, явым-төшем туктаячак, шулай ук атмосфера басымы артачак.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров