https://tnv.ru
28 Март 2024, 11:01
2064
0
Сабада махсус хәрби операциядә вафат булган Руслан Дергуновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта районның "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә.
Дергунов Руслан Сергеевич 1978 елның 26 ноябрендә Кыргызстан республикасының Пржевальск шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алына. Аннары армиядән соң таҗик - әфган чигендә хезмәт итәргә кала. Союз таркалганнан соң гаиләләре белән Татарстанга күченеп кайталар.
Руслан Сергеевич 2022 елның көзендә мобилизацияләнә. 4нче гвардия-танк дивизиясенең хәрби батальонында пулеметчы-көйләүче булып хезмәт итә. 2023 елның 23 декабрендә хәрби операция барышында Харьков өлкәсе, Купянск районы, Ягодное бистәсендә алган яралардан вафат була.

Руслан Дергунов, үлгәннән соң, "Батырлык" ордены белән бүләкләнде.
Фото: saby-rt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0