Онлайн трансляция

Свернуть

Фитр, фидия һәм зәкят нисабы күләме нинди?

Фитр, фидия һәм зәкят нисабы күләме нинди?

https://tnv.ru

28 Март 2024, 17:45

521

0

Фитр, фидия һәм зәкят нисабы күләме нинди?
Бүген Рамазан аеның 18 көнендә сезгә фитр, фидия һәм зәкят нисабы күләмен тәкъдим итәбез. Мәгълүматлар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

- Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча).  
- Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча).   

Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының күләме, арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 1000 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров