Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында дәвалап булмый торган куркыныч авыру ачыкланган

Яшел Үзән районында дәвалап булмый торган куркыныч авыру ачыкланган

https://tnv.ru

01 Апрель 2024, 11:28

Яшел Үзән районында бруцеллёз табылган. Дәвалап булмый торган куркыныч авыруны Нурлат авыл җирлеге крестьян-фермер хуҗалыгындагы 8 сыерда ачыклыйлар. Чир таралмасын өчен аларны юк итәргә туры килгән. Бу хуҗалык территориясендә һәм аның янындагы Прибой авылында карантин керткәннәр.

Бруцеллёз табылган хуҗалыкта 147 мөгезле эре терлек бар. Аларның 1 өлеше сугымга җибәрелгән. Куркыныч авыру каян килгән? Моны ачыклау өчен Алия Сабирова Яшел Үзән районына юл тотты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар