Онлайн трансляция

Свернуть

Яз хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус операциягә җәлеп ителәчәкме?

Яз хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус операциягә җәлеп ителәчәкме?

https://tnv.ru

01 Апрель 2024, 17:42

677

0

Язгы чакырылыш вакытында армиягә чакырылучылар Россия Кораллы көчләренең яңа төбәкләрдәге бүлекчәләр дислокациясе пунктларына яки махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин хәбәр иткән.

Россия Кораллы көчләре Генераль штабында хәрби хезмәткә алынучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрмәүләре турында белдерделәр. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элеккеге кебек үк, ул бер ел тәшкил итә. Армия сафларына яңа килүчеләр махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә хәрби хезмәткә чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр гамәлгә ашырылачак. Татарстаннан хәрби хезмәт үтү өчен 3500гә якын кешене җибәрергә планлаштыралар.

Фото: мобилизационный отдел аппарата исполкома Казани

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар