Онлайн трансляция

Свернуть

БПЛА һөҗүменнән соң Түбән Кама мэры Рамил Муллин халыкка мөрәҗәгать итте

БПЛА һөҗүменнән соң Түбән Кама мэры Рамил Муллин халыкка мөрәҗәгать итте

https://tnv.ru

02 Апрель 2024, 12:12

3939

0

БПЛА һөҗүменнән соң Түбән Кама мэры Рамил Муллин халыкка мөрәҗәгать итте
Бүген Алабуга һәм Түбән Камада БПЛА һөҗүме булды. Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин шәһәр халкына мөрәҗәгате белән чыкты.

"Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Бүген иртән Түбән Камадагы предприятиеләрнең берсенә ПОА тарафыннан һөҗүм ясалды.

Барлык хезмәтләр дә оперативлык күрсәтте. Куркынычсызлык системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җитди җимереклекләр юк. Предприятиенең технологик процессына зыян килмәде.

Халыктан тынычлык саклауларын, паникага бирелмәүләрен һәм рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматка гына ышануларын сорыйбыз", дип яза ул үзенең телеграм каналында.

Фото: t.me/ramilmullin

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров